advertisement

Хайдар Гайнутдинов "Әкиятләр"

43 %
57 %
advertisement
Information about Хайдар Гайнутдинов "Әкиятләр"
Education

Published on February 26, 2014

Author: dgaripova

Source: slideshare.net

Description

These are fairy tales written by famous tatar writer Haidar Gainutdinov.
advertisement

Хайдар Гайнутдинов СЫБЫЗГЫ (әкиятләр) Чигүле кулъяулык (Әкият) Борын-борын заманнарда яшәгән ди, булган ди ялтыр энә. Кая гына барса да, ни генә эшләсә дә, салават күперенә охшаш аллы-гөлле әдрәс җебе аның артыннан калмыйча ияреп йөри икән. Энә бик тә тынгысыз булган, эшсез ятуны яратмаган. Көннәрнең берендә ялтыр энә сәяхәткә кузгалган, әдрәс җеп тә аңа ияргән. Эш эзләү икән боларның исәбе. Баралар ди, баралар ди энә белән җеп бормалы юллар буйлап, әллә нинди елга-таулар, чокыр-чакырлар, урман-чытырманнар аша үткәннәр, шулай бара-бара бер саплам җир киткәннәр, ниндидер авылга килеп җиткәннәр. Авыл урамына кергәч, үпкәләшеп басып торучы кыз белән малай очраган боларга. Малай кызыйны үчекли,күзен дә ачырмый икән. «Елак,елак,елтын колак, карама таяк, карт әтәч!» - дип такмаклый, кызый аның саен күз яшьләрен йоммый түгә икән. «Бәлеш авыз! Бәлеш авыз!» - дип үрти икән малай, кызыйның авызы тагын да бәлшәя икән. Ялтыр энә карап торган-торган да: «Әллә бу тәрбиясез малайның авызын ямап куйыйкмы соң?» - ди икән. «Авызын ямап кына аны акылга утыртып булмас,- дип каршы төшкән җеп. - Без кызый белән дуслашыйк та аңа ияреп китик. Ул бит урамга иптәш эзләп чыккандыр... Иптәшлекнең кадерен белмәгән малай ялгызы басып калсын!» Ялтыр энә җепнең зирәклегенә шаккаткан: «Юкка гына әдрәс җеп дип йөртмиләр икән сине, теләсә нинди тишек-тошыкны да синсез ямап булмый шул!» - дип мактап куйган. Энә белән җепне күргәч, кызый шатлыгыннан нишләргә белмәгән. Күзендәге яшьләр кипкән дә беткән. Өенә кайткач, энә белән җепне кулына алып, ак тукымага чәчәк сурәте чигәргә утырган. Чигү эше белән шундый мавыгып киткән ди, тәрәзә пәрдәләренә дә, түрләмә-сөлгеләргә дә, күлмәк-яулыкларга да гөлбизәкләр чигеп куйган. Күргән кешеләр сокланудан аһ итәләр икән. Кызның уңганлыгын бөтен авыл мактап сөйли башлаган. Урамда ялгызы трай тибеп йөрүче теге тәрбиясез малай да кызның осталыгын ишетеп алган. Теге чакта сәбәпсез үпкәләткәне өчен дә бик тә үкенгән, оялган, барып кыздан гафу үтенгән. Кыз аны, әлбәттә, кичергән, малайга чигүле кулъяулык та бүләк итеп биргән әле. Шуннан соң малай белән кыз гомергә дус-тату булырга сүз куешканнар. Энә белән җеп малай белән кызны әнә шулай дуслаштырган. Кызларның малайларга дуслык билгесе итеп чигүле кулъяулык бүләк итү гадәте әнә шуннан калган ди. Кызык,хәзер бармы икән ул гадәт?..

Йокы (Әкият) Борын-борын заманнарда, әле дөньяда көн генә патшалык иткән чакларда, Кояш батмаган да, баемаган да,күктә бертуктаусыз нур сибеп,балкып торган ди. Җан ияләре дә, үсемлекләр дә төннең кайчакта айлыйолдызлы матур булуын, кайчакта караңгы-шомлы икәнен белмәгәннәр ди. Менә шул заманнарда йокы күзгә күренеп йөргән имеш. Ни кыяфәтле булгандыр ул - анысы мәгълүм түгел. Әмма шунысы хак: адәм балалары да, кош-корт, җәнлек-җанвар да, үсемлекләр дә йокыны бик яратканнар,аның килүен көтеп алганнар, аңа ияләшкәннәр. Яратмаслык та түгел икән йокыны - барча җан иясен, үсемлекләрне,хәтта челтерәп аккан чишмәдәрьяларны, күктә йөзгән болытларны, дуылдап искән җилләрне иркәләп-назлап ял иттерә, ягъни, йоклата ди ул. Шуңа күрә йокыны гадәти исеме белән генә түгел,тәмле-татлы йокы дип йөртә башлаганнар. Йокы килмәгән мәлләрдә аны чакырып китерәләр икән. Йокы исә бер дә ялындырып тормый - килеп тә җитә, үзенең тылсымлы эшенә дә керешә.Йокы яратучыларга шул гына кирәк тә –һәммәсе таралып-туарылып йокыга талалар икән... Кем ничек йокларга ярата бит инде?!Адәм балаларының кайсылары чалкан төшеп борынын сызгырта -сызгырта, кайсылары йөзтүбән капланып мышный-мышный йоклый ди. Агач-үләннәрнең чәчәкләре йомыла, яфраклары бөрешә икән. Инде дә чишмә-дәрьялар агып ятуыннан туктаса, алар черек күлләргә әвереләләр ди. Иң куркынычы адәм балаларына килгән: хәрәкәтнең бәрәкәт булуын онытып,эшсезлектән тәмам адәм актыгына әйләнгәннәр. Җәнлек-җанвар, кош-кортның да хәле яман икән - яшәү кайгысы беткән аларда. Шифалы яңгырлар яудыручы болытлар да, оеп,биек тау башларына эленеп калган имеш... Кыскасы, һәммәсенең дә кылган гамәлләре йокылы-уяулы, йокы аралаш кына икән. Барчасы да рәхәтләнеп йокы симертә ди... Хәйләкәр йокыга шул гына кирәк тә: бүселә-бүселә симерә икән. Шулай симереп дөнья кадәр була язган, Кояшны каплаган, мин генә симерим әле дип, җир йөзен караңгылатып куйган. Күктә туктаусыз янып-балкып торган Кояш барча тереклек дөньясына үпкәләгән, минем кирәгем калмады бугай дип, офык читенә тәгәрәп төшкән дә диңгезгә чумган имеш... Рәхәтнең дә чиге була шул. Кояш җылытмагач, башланган афәт, башланган фаҗига. Һава суынган. Агач-үләннәр,җан ияләре өшепкалтыранып уянып китсәләр, кояшның юклыгын аңлыйлар. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы икән. Һәммәсенең дә йокысы качкан инде. «Тукта әле,бу ни эш,болай булмаска тиеш!..» -дип, берәм-берәм торып утырганнар. Инде ни чара кылырга? Хәтерләренә төшә бит боларның яктыртучы-җылытучы Кояш дигән җисем. Кая качкан соң әле кояш? Җыйнаулашып Кояшны эзләп китә болар. Шулай караңгыда кармаланып бара-бара диңгез читенә килеп җитәләр.Баксаң-күрсәң,диңгез дулкыннарында тирбәлеп, кояш су коена икән. Кояшны судан тартып чыгаралар да озын колга белән этә-төртә күккә менгереп җибәрәләр. Диңгез суында юылган Кояш тагын да яктырап-балкып нур сибәргә керешкән. Бу хәлләрдән соң йокы да чамасын белеп кенә килә башлаган. Кояш та, тереклек дөньясына азрак ял итеп алу кирәклеген аңлап, офыкның бер читеннән калка, икенче читенә төшеп байый икән. Көн белән төн аралашу әнә шуннан калган инде. Хәзер йокы симертү дигән гыйбарә ялкауларга гына ябышып ята имеш... «Ялкау йокы симертә!» -диләр ич.

Тукмак белән Чөй (Әкият) Борын-борын заманда булганмы бу хәл,әллә инде кичә генәме - анысын тәгаен әйтә алмыйм. Әмма шунысы хак: авылның бер башындагы әвеслектә Тукмак гомер сөрә икән, авылның икенче очындагы алачыкта Чөй көн итеп ята ди. Ара-тирә аннан-монда, моннан тегендә күченеп урын алыштыруларын исәпләмәгәндә, көнетөне йокы симертәләр, эшнең ни икәнен дә белми икән болар. Инде дә эшсез тәгәрәп ятудан зур бәхетсезлек бармы икән бу дөньяда?! Кичләрен кояш баер алдыннан авыл балалары су буендагы әрәмәлеккә кичке уенга җыйнала ди. Караңгы төшкәнче җырлап-биеп, гармун тартып күңел ачалар икән. Кызлар чыркылдашканны, малайлар көлешкәнне көнләшеп тыңлап ята икән Тукмак белән Чөй. «Аһ, шулар белән кети-мети уйнарга иде!» - дип кызыгалар икән. Әллә пәри, әллә җен кушканмы - белмәссең: Тукмак белән Чөй, сүз берләшкәннәр диярсең, икесе дә бер үк көнне маҗара эзләп балаларның кичке уенына чыкканнар бит! Шунда очрашканнар, танышканнар, дуслашып ук киткәннәр. «Дуслык таулар күчерә», - диләр бит әле. Дуслашып алгач боларга да гайрәт иңгән. Өстәвенә, эшләмичә көч җыеп яткан бит әле алар. Бер-берсенә көчләрен күрсәтеп, масаясылары да килгәндер. Тукмак әле монысына килеп төртелә, әле тегесенә барып бәрелә икән. Тукмашырга, дөмбәсләшергә, кыйнашырга тукмакка гына куш инде! Чөй дә тик тора белмәгән: әле анда бәреп кергән, әле монда килеп кысылган. Теләсә кая кысылып йөрүчене дә, тәпәләшергә яратучыны да кичке уенда өнәп бетермиләр шул. «Аяк астында чуалмагыз, барыгыз әнә читтәрәк буталыгыз!» - дип, малай-шалай боларны куып җибәргән җибәрүен. Тик алай гына тыеп буламыни бер тәртипсезлек кылырга өйрәнгәннәрне?! Тыйган саен ярсый баралар,балаларга тынгы бирмиләр икән... Шулвакыт кичке уен тирәсеннән бер авыл агае узып бара ди. Тавыш-гауга ишетеп,агай шомланып кала,ни булган балаларга, нигә чуалышалар дип,бераз басып тора. «Башка чакта тату гына уен корып яткан балакайларга бүген ни булган әле?» - дип аптырый ул. Шунда Тукмак белән Чөйнең аза кубып йөргәнен күреп ала. «Бик шәп булды әле бу,- дип сөенеп уйлый агай,- киселгән утыным ярылмыйча ята иде,тукмак белән чөй булгач, тиз ярып ташлармын», - дип куана. Тукмак белән Чөйне күтәрә дә алып кайтып китә. Икенче көнне агай иртүк эшкә тотына, кояш батканчы утынын ярып та бетерә - ишегалдында утын тавы өелә. Көнозын утын ярып,утын ватып Тукмак та, Чөй дә шундый нык таушала ки,хәтта танырлыклары да калмый. «Болар кабат гамәлгә ярамас инде, әйдә, мичкә ягарбыз», -дип,агай Тукмакны да, Чөйне дә утын өстенәташлый. Тукмак белән Чөйне агай харап иткән дип борчылмагыз. Кирәккәндә яңаларын ясарга була ич! Әмма анысы башка әкият инде...

Кармакка тоткан кыяр (Әкият) Әдәбият укытучысы Рәис абый «Мин җәйге ялымны ничек уздырдым» дигән темага инша язып килергә кушкан иде. «Бер нәрсәне күз уңында тотыгыз,- диде ул,-иншагызның үзәгендә кызыклы хәл булсын!» Мөдәррис мәктәптән чыгуга ук өйгә эшне онытты. Икенче дәрестә, гөнаһ шомлыгы,Рәис абый иң әүвәл Мөдәррисне бастырып куйды. - Укы, Мөдәррис, тыңлап карыйк әле, ниләр яздың икән? Син язсаң әйбәт яза идең, хәреф хаталарын исәпләмәгәндә... Мөдәрриснең йөрәге каядыр убылып төшеп китте, шулай да сер бирмәскә тырышты. Укытучы мактап торсын да! «Ничек тә ерып чыгармын әле», -дип өметләнде ул, буш дәфтәр битенә караган булып, акрын гына сөйләп китте. Имеш,укый... «Мин җәй көне балык тотарга йөрдем. Балык тотарга яратам мин. Үзегез беләсез, быел сатуга кармаклар кайтмады. Үзегез беләсез, кибеттә төрле төстәге баллы сулар гына сатыла... Шуңа күрә кармакны мин үзем ясадым. Корыч чыбыктан...» Класс тын калып Мөдәррисне тыңлый иде. Рәис абыйның ирен читендә елмаю - Мөдәрриснең кармак ясавын күз алдына китереп утыра,ахрысы... Мөдәррис тагын укыгандай кыланды. «Минем кармакка балык кына түгел, кыяр да, помидор да,шалкан да эләкте...» Класс дәррәү көлеп җибәрде. Хәтта Рәис абый да тыела алмады. - Тагын алдый! - дип кычкырды арткы партадан Дөлфәт. - Кара ялганчы... Рәис абый классны көч-хәлгә тынычландырды. -Бәя бирергә ашыкмагыз, - диде ул, - башта тыңлап бетерик. Дәвам ит, Мөдәррис. «Бер салуда икешәр-өчәр кыяр эләкте хәтта», -дип сөйләп китте Мөдәррис. Класс тагын пырхылдады. -Алдама инде, - дип ыңгырашты тәкатьсез Дөлфәт. -Сабыр, сабыр... - диде Рәис абый. - Укы, Мөдәррис... Ахырдан шул мәгълүм булды: Мөдәррис тоткан балыкларны бакчачы Хәлиулла бабай кыяр-поми-дор кебек яшелчәгә алыштырып алгалаган булган икән. Рәис абый Мөдәрриснең иншасына «биш»ле билгесе куйды. -Менә, балалар, иншаның үзәгендә зур вакыйга да юк сыман, әмма Мөдәррис гади генә хәлне дә мавыктыргыч итеп яза белгән,- дип нәтиҗә ясады әдәбият укытучысы. -Сәүдәгәр... - дип пышылдады Дөлфәт. Дәрес ахырында стена газетасына тәкъдим итү өчен Мөдәрриснең иншасын Рәис абый үзенә сорады. Куелган «биш»ле журналга куелган иде инде, шуңа күрә Мөдәррис курыкмыйча ярды да салды. -Язмадым мин аны,болай гына сөйләдем,- диде. -Тагын алдаган! - дип кычкырды дөреслек яратучы Дөлфәт. Рәис абый нигәдер гаҗәпләнмәде. -Язып китерсәң,тагын бер «биш»ле куярмын,- диде. -Хәлиулла абый үзе дә балык тотарга ярата. Тик бакчасын ташлап китә алмый. Кыяр караклары күбәйгән, -дип, Мөдәррис Дөлфәт ягына ымлады. -Аларын да языйммы, Рәис абый? Үзе җавап та көтмичэ Дөлфәтле кластан чыгып тайды.

Кәҗә-телевизор (Әкият) Борын-борын заманнарда ук түгел, әле менә безнең көннәрдә яшәгән ди кәттә мөгезле, ыспай сакаллы бер кәҗә. Сөте бик шифалы булса да, кәҗә үзе киребеткән икән. Шул кирелеге аркасында күп кыен күргән,әмма начар гадәтен ташлый алмаган. Хуҗасы аны көтүдә йөртергә тырышып карый - кая ул! Кәҗә затын көтүдә кем тота ала соң?! Барча кәҗәләр, сүз берләшеп, көтүдән качалар икән.Әлбәттә, безнең таныш кәҗә дә шуларга иярә инде. Кәҗәләрнең тумыштан килгән бик тә начар холкы бар: урлап ашамасалар, ашаган ризыклары йөрәкләренә ятмый бугай аларның.Ярар, көтүдән качсыннар да ди. Болынга барып яшел үлән утлар урында нигә инде яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары корытып йөрергә? Кешеләр рәнҗеше төшәрен дә белмиләр,ахрысы... «Мур кыргыры! Каһәр суккыры!» - дип юкка гына каргамыйлар ич инде кәҗәләрне. Су сибеп изаланып үстергән яшелчәләреңне изеп-таптап, җимеш агачларының яфракларын йолыккалап, бакчаңны такырайтып чыгып китсеннәр әле - каргамыйча нишлисең инде... Кәҗә халкы бакча корытып йөргән арада көз җитә, җиргә беренче кар төшә. Менә шул вакытта инде хуҗа абзый барча мал-туарны, кош-кортны абзарга ябып куйган була. Кәҗә бәтиләре матурын матур икән дә, әмма бу дөньяга нәкъ әниләренә охшап туганнар ди. Ягъни, киребеткән-елак икән алар. Башта: «Мә-мә-мә-мәмәй бир!» - дип елыйлар, сөт имеп туйгач: «Безгә кызык күрсәт!» - дип әнкәләренең тәңкәсенә тиеп бетәләр икән. Рәхәтләнеп кәҗәләнәләр ди бәтиләр. Кәҗә алай итеп карый, болай итеп карый, бәтиләренең күңелен һич таба алмый бит. Шуннан күңелле хәл хәтеренә төшә кәҗәнең. Бервакыт урамнан узып барганда малай-шалай кәҗәнең мөгезенә соклана: «Ай-яй, шәп моның мөгезләре,телевизор антеннасы кебек!» - дип калалар. Менә шуны искә ала да кәҗә, бәтиләрен үз янына чакыра. «Килегез, тамаша күрсәтәм хәзер сезгә. Мин - телевизор!» - ди. Ике мөгезен антенна сыман тырпайтып куя. «Сезне, бәтиләрем, «Әл-ли-бәлли-бәү» тапшыруы карарга чакырам»,ди. Сакалын сәлперәйтеп, мәче булып та мияулаган, эт булып та өргән, карга булып каркылдаган, күркә булып голдырдаган, сыер булып мөгрәгән, каз булып каңгылдаган, тавык булып кытаклаган, сарык булып бәэлдәгән. Бәтиләре тәгәри-тәгәри көлә икән. «Бу тапшыру безгә бик ошады, гел шундый тапшырулар күрсәтеп тор безгә, кадерле Әнни-бәлли-бәү», - диешкәннәр. «Еламагыз гына, мин сезгә телевизордан гел концертлар күрсәтеп торырмын, бәтиләрем. Үзем дә телевизордан тоташ концерт карап үстем», - дигән кәҗә. Шуннан соң Әгерҗе үзешчәннәре булып та, Чүпрәле үзешчәннәре булып та җырлап-биеп күрсәткән. «Иртәгә Сарман үзешчәннәре чыгышын карарсыз», - дип, бәтиләрен йокларга яткырган. Шулай итеп, әнкә кәҗәнең эшләре көйләнгән. Әмма... кәҗәнең кыланмышларын башка мал-туар, кош-корт күрми каламы соң инде?! «Безне мыскыл итә, бездән көлә бит бу!» - дигәннәр. Сарык булып сарык та нык кына үпкәләгән. Кайсысыдыр бу хикмәтләрне хуҗаның өендәге төсле телевизорга ирештергән. Чит илнеке үк булмаса да, сатып алганнан бирле телевизор ватылуның ни икәнен дә белмәгән. -Әле кәҗә шулай миннән көләмени?! - дип дулаган ул. - Алайса менә мин дә кәҗәләнәм! - дигән. Шул көннән башлап телевизор киреләнергә тотынган: әле төсе бетә икән моның, әле тавышы бетеп куя, йә бөтенләй сүнеп китә. Кыскасы, телевизор туйганчы кәҗәләнә. Хуҗа телевизорны яннан да бәргәли, түбәсенә дә шапылдата - һич тә җайга сала алмыйча җәфалана ди. Шуннан аптырагач телевизор төзәтүче останы өенә чакырткан. Телевизорны оста алай да боргалап караган, болай да боргалап караган, төймәләренә баскалаган. Аннары хуҗага әйткән: -Кәҗәләнә бу,- дигән. - Мондый начар гадәтне кәҗәдән генә отып алырга мөмкин бу,- дигән. -Зинһар,төзәт инде,- дип ялынган хуҗа агай. -Иртәгә үзебезнең Сарман үзешчәннәре концертын күрсәтергә тиешләр. Бик тә карыйсы килә иде... Мин хәзер кәҗәне акылга утыртам,- дигән. Авыл читендә ялгыз әби яшәп ята - ни кәҗәсе, ни телевизоры юк икән әбекәйнең. Хуҗа агай кәҗәне ике бәтие белән әбигә илткән дә биргән. «Бу кәҗә киребеткән булса да, сөте тәмле, шифалы»,- дигән агай. Әледән-әле кәҗә бәтиләренә карап сокланырга, табын янына утырып сөтле чәй эчәргә булгач, әби кешеләргә телевизорның бөтенләй кирәге юк инде. Телевизор карап күз талдырганчы, өстәлдә гөжләп утырган самавыры белән сөйләшеп,киңәш-табыш итешеп утыру әбиләргә йөз тапкыр рәхәтрәк. Агайга рәхмәтләр укып кала әбикәй. Теге телевизормы? Төзәткән аны оста, хәзер әйбәт эшли ди. Хуҗа агай иртән дә, кичтән дә телевизор каршына утырып концертлар карый икән. Җыр-бию карап кинәнә ди. Тик менә кәҗәләнү гадәте барлыгын телевизорының хәтеренә генә төшермәсеннәр инде.

Add a comment

Related presentations

Related pages

Татарская электронная библиотека: Хайдар Гайнутдинов. Сыбызгы

Хайдар Гайнутдинов, Сыбызгы, , стихи и сказки на татарском языке
Read more

Татарская электронная библиотека: Хайдар Гайнутдинов. Очар ...

Хайдар Гайнутдинов, Очар болын, , ... Сыбызгы (шигырьләр һәм әкиятләр) Очар болын ...
Read more

www.archive.gov.tatarstan.ru

Шигырьләр, җырлар, сатира-юмор; әкиятләр, легендалар, поэмалар : Ай Хян белән Ли; ...
Read more

001

... [беседа с рук. отд. трансп. логистики Хайдар хазратом Камалетдиновым / записал В ...
Read more